ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Районның иң борынгы авылларының берсе – Потап Томбарлы авылының нигезләнүе һәм үсеше.

Баулы районында «Терлекчелекнең инновацион үсеше – югары продукт бирүчәнлегенә һәм сыйфатлы продукциягә юл» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда 9 муниципаль берәмлек катнашты.

Баулы халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге эшмәкәрләрне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен онлайн-вебинарда катнашырга чакыра

18 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк- көнчыгыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

 

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залына хәрби хезмәткә чакырылучылар, аларның ата-аналары һәм югары сыйныф укучылары җыелды.

 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көньяктан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан булганда:

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Транспорт агымына каршы гына барырга, махсус жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Яз җитү белән республика халкының Россия почтасы бүлекчәләрендә үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. «Антиклещ» ирекле иминият программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта, квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Почта Россия хезмәт Министрлыгы һәм Социаль фонд белән берлектә илнең 70 төбәгендә яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләргә техник реабилитация чаралары (ТСР) китерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International