ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе

6 май көнне Алексеевка авыл китапханәсендә “Чуваш шагыйрьләре сугышта” темасына шигърият сәгате үткәрделәр. Чарага Алексеевка мәктәбенең 8 укучысы һәм туган тел укучысы килде.

10 майда  Мортаза Мәдәният йортында  Әдәбият елыны багышлап Хәбир Ибраһим язган “Төпчек малай  маҗаралары” исемле китабыннан Әкияти тамаша “Квартет” күрсәтелде.

Баулыда кече шәһәрләр һәм район яшүсмер төркемнәре арасында футбол буенча Татарстанның беренчелеге узды.

7-8 май көннәрендә Кзыл-Яр авыл китапханәсендә  “Бөек Җиңүгә 70 ел” рәсем бәйгесе узды.

9 май көнне шәһәрнең Үзәк мәйданында оешмалар, мәктәпләр, баулылылар катнашында Җиңү Парады узды. Хәрби вакыттагы булган костюмнарда 25 шәфкать туташыннан торган колонна узды.

Бүген Татарстан мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра. Тест үткәрүнең 133 пункты урта гомуми белем бирү йортлары базасында эшли. Татар теле буенча республика тестының контроль бәяләү материаллары татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен әзерләнгән.

“Гаилә” Баулы приюты балалары һәм белгечләре “Каенкай” инвалидларны реабилитацияләү ял итү үзәгенә бардылар.


11
май, 2015 ел
дүшәмбе

Министрлык 23 марттан Татарстанда аерым янгынга каршы режим булганын искә төшерә.

Биш километрлы дистанциядә Әлфис Ибраһимов бакырга ия булды, ә Олег Сидоров – җиңде. Искә төшереп китик, бүген Татарстан башкаласында беренче “Казан марафоны” узды. Чарада катнашыр өчен өч меңгә якын гариза бирелде. Марафон маршруты шәһәрнең тарихи һәм ямьле урыннарыннан үтте.

16 май көнне сәгать 10:00-16:00 Татарстан полициясе балалар өчен ышаныч телефоны юлын ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International