ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Иртәгә 17 октябрь көнне сәгать 9:00 Баулының Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү буенча чираттагы ярминкә узачак. Рәхим итегез!

Баулылы, җиңел атлетика буенча Россиянең рекордсмены Виктор Иванович  Мельников Ауропаның өченче уеннарында ике алтын һәм бер бакыр медальләре яулап алды.

 

Бүген һәм иртәгә 6нчы мәктәп нигезендә “XXI гасырда укытуны камилләштерү: креатив уйлау” программасын кертү буенча укытучылар өчен коучинг уза.

Сыйныф җитәкчесе Айгөл Назарова тырышлыгы ярдәмендә 5нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия оештырылды.


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрь көнне балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

14 октябрь көнне “Каенкай” реабилитация үзәгендә "Җырлар  канатында гөрләшик" концерты оештырылды.

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте җыелышы узды.
Бүген Баулы районы Советы бинасында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ирек Сәлихов гражданнарны кабул итү чарасын үткәрде.

“Бәйлелеккә каршы хобби” акциясе кысаларында 15 октябрь  көнне Үзәк балалар китапханәсендә “Минем шөгыйльләр дөньясы” чарасы узды. Анда зарарлы гадәтләрне кызыклы хоббиларга алыштырырга тәкъдим ителде.

 

1нче санлы спорт мәктәбендә рус бильярды буенча иптәшләрчә очрашу узды. Уен Баулы һәм Тоймазы районнарының ветераннары арасында булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International