29 октябрь көнне Баулының агроколледжында яшүсмер мохитендә суицид профилактикасы буенча “Без яшәргә телибез” дигән психологик семинар узды. Очрашуда 15-17 яшьлек студентлар катнашты.
23 нче октябрь көнне Баулы шәһәренең Ватан Яшьләр клубында Шөһрәт минуты район бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Анда Кзыл-Яр мәктәбеннән дә мәктәп турында җиңгән укучылар бардылар. Шулар арасыннан 6 нчы сыйныф укучысы Сабирҗанов Айнурның җыры гала концертка үтте.