Сез үз-үзеңне изоляцияләү, пропуск алу өчен теркәлү һәм башкалар буенча консультация ала аласыз.
Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләү өчен гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин (uslugi.tatarstan.ru).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Начар метеорологик күренешләр: иртән, көндез 10 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә.