Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
30 сентябрьдә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыела.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын агмәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшь белгечләр өчен үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.