Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә киләсе ел чәчү кампаниясе өчен орлыкларны бары тик тикшерелгән һәм ышанычлы орлыкчылардан гына алырга тәкъдим итә. Ул шулай ук оригиналь һәм элиталы олрлыкларның 40% хакы бюджеттан субсидияләнүе турында да мәгълүмат җиткерде.
Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының бу елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясалды: эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы 5 студентына һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы 5 студентына Россельхозбанктан беренче мәртәбә тантаналы рәвештә исемле стипендияләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану авыл хуҗалыгында югарырак уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде, дип белдерә.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышы узды, анда бу елның III кварталында «2013 - 2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасын үтәү дәүләт программасы каралды.