Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Юбилярлар белән очрашу вакытында төрле язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, моңа кадәр беркайда да ишетелмәгән зур батырлыклар ачыла.
Бөек Ватан сугышы толы Рәсимә Җәләеваны да Баулы район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрик итте. Рәсимә апа Иске Чүте авылында туган, дүрт балага гомер биргән, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.
- Менә ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, үземнең хезмәт юлымны сөйлим, - дип башлады ул сүзен.- Сугыш башланганда миңа нибары 14 яшь иде. Мин колхозда бригадир да, икмәк чистартуда да, үлчәүдә дә, счетовод-ягъни кергән-чыккан ашлыкны санап торучы да булып эшләдем. Тәүлегенә ике-өч сәгатьтән дә артык йокы эләкмәде. Ничек түзгәнбездер, әле дә аптырыйм. - Бервакыт елга буендагы тавышка барсам, анда язгы ташуга колын төшкән булып чыкты. Ничек инде күрә торып аны агызасың, болай да эшкә җигәрлек атлар юк. Ике дә уйлап тормадым, ярдагыларга мин тоткан дилбегәнең икенче башын тотарга куштым да, бозлы суга йөзеп кереп киттем. Ат та ага, мин дә агам... Ничек кирәк шулай колынның муенына дилбегәне кигерә алдым, аннан инде ярдагылар көч-хәл белән тартып алдылар. Шуннан соң озак авырып та яттым әле мин. Безнең башлар ни генә күрмәде инде. Яшәлгән көннең һәрберсе үзе бер батырлык булган югыйсә.
Рәсимә апа үзе турында озак итеп сөйләде. Рәсимә апа гомере буе пассажирлар автотранспорт предприятиесендә 25 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.
- Бүгенге көндә мин яхшы яшим, алты оныгым, 9 оныкчыгым-үзләре зур байлык бит, бөтен әйберем бар, сәламәтлегем генә бераз какшап китте, - ди ветеран.
"Хезмәткә дан"