Автоинспекция профилактикага зур игътибар бирә

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализау күрсәткәнчә, 2016 елда районда юл-транспорт һәлакәтләре 2015 ел белән чагыштырганда кимрәк теркәлгән (былтыр – 22, 2015 елда – 32).

Мәсәлән, инспекторлар ел әйләнәсе юл ларның аеруча хәвефле участокларында, җәяүлеләр юл кичүләрендә дежур тора.  Бүлекчә шулай ук юл хәрәкәте иминлеге федераль максатчан программасында катнаша.

Былтыр аварияләрдә алты кеше һәлак булган, 2015 елда – 11 кеше.

Аварияләрдә җәрәхәтләнүчеләр саны да кимегән (2015 – 45, 2016 – 29). 2016 елда ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартылучылар 2015 ел белән чагыштырганда 28,9 процентка күбрәк булган.

Эшчәнлек анализы күрсәткәнчә, безнең районда дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 6-18 сәгатьләрдә аварияләр ешрак була. Мондый хәл безнең районда инде күп еллар күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International