Баулы районында Фәнис Яруллинның туган көнен билгеләп үтәләр

2017 елның 11 феврале, шимбә
Кызылъяр урта мәктәбендә музей белән берлектә  Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Язмышларга буйсынмас җан” исемле чара үткән. 
Бу чарада укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак танышканнар. Кичәдә әдипнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраган. Шулай ук укучылар язучы язмышы турында “Фәнис Яруллин очышта” дип исемләнгән документаль фильм караганнар.
Баулыдан килгән Галина Миңнуллина мәктәпкә Фәнис Яруллинның ”Яз кайда кышлый?” исемле китабының инглиз телендә тәрҗемәсен бүләк иткән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International