2 нче февраль көнне Исергәп урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда Пионериянең 95 еллыгына багышлап “Авылда пионер оешмасы тарихы” исеме астында мәгълумати сәгать үткәрелде.
11-13 яшьтәге мәктәп укучыларына пионерия тарихы, атрибутикасы, авылда беренче пионерлар оешмасы төзелү, беренче поинерлар, аларның хезмәт рапортлары, пионерлар дружинасына А.Гайдар исеме бирелү турында мәгълумат бирелде. Алар турында китаплар, тарихи материаллар күрсәтелде. Чарага килгән сугыштан соңгы еллар пионеры Әхмәтҗанов Галимҗан абый үзенең истәлекләре белән уртаклашты.