Баулы кабельчеләре табышны арттырырга тели

2017 елның 5 феврале, якшәмбе

“Татнефть-Кабель” ЧҖҖ 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышында Баулы  муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм “УКА Система-сервис” ЧҖҖ директорының производствоны үстерү буенча урынбасары, баш инженеры Андрей Анисимов катнашты.

“Татнефть-Кабель” ЧҖҖ башкарма директоры Дамир Салихов докладында

әйткәнчә, предприятие продукция номенклатурасын киңәйтү эшен даими алып бара. Узган елда кабельнең яңа төрләре эшләнгән һәм җитештерелгән.

Хезмәт җитештерүчәнлеге 2015 ел белән чагыштырганда 15 процентка кимегән. Шул ук вакытта бер хезмәткәргә исәпләгәндә 5,5 миллион сумлык продукция җитештерелгән.

– Иң мөһиме – табыш булсын. Ул чагында проблема тумаячак, – диде чыгышында “УКА Система-сервис” ЧҖҖ директорының производствоны үстерү буенча урынбасары Андрей Анисимов. – 2017 елга төп бурыч – продукция күләмен арттыру. Һәр кеше үз урынында үз өлешен кертергә, продукциянең линейкасын киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Ә сату

хезмәтенең бурычы – тендерларда “утыру”, йөрү, килешүләр төзү.

Профсоюз оешмасы доклады да тыңланды. Бүгенге көндә анда 117 кеше исәпләнә, аларның 34е – 33 яшькә кадәрге яшь хезмәткәрләр. 2016 елда хезмәткәрләргә төрле санаторий-профилакторийларга 20 юллама бирелгән. Предприятие хезмәткәрләренең 9 баласы балалар сәламәтләндерү лагеренда ял иткән. Зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләргә сөт алуга акча бүленә һәм отпускларына өстәмә көннәр бирелә.

Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин районның социаль-икътисади үсеше һәм 2017 елга планнар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International