Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәтләр җитәкчеләре белән уздырган атналык киңәшмәдә 1 февральдән Баулы шәһәрендә 5нче санлы автобус маршруты кабат йөри башлаячагы игълан ителде.
Шуңа күрә әлеге маршрут йөри торган урамнарны һәм тукталыш мәйданчыкларын вакытында кардан арындырырга кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров җитәкчеләргә социаль объектлар һәм күп фатирлы торак йортлар түбәләрен кардан һәм боздан чистартырга кирәклеген әйтте. Ә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов узган атнада оешмалар һәм кибетләр яны территорияләре торышын тикшерүләрен җиткерде. Кардан чистартылмаган урыннарда телдән кисәтү ясалган яки язма күрсәтмә бирелгән. Ә бер кибет хуҗасына, административ җаваплылыкка тарту өчен, беркетмә төзелгән.
– Рейдтан соң күпләр эшкә кереште, территорияләрен кардан чистарта башладылар. Күпмедер вакыт үткәч, тагын рейд булачак, – диде Равил Шәрипов.
Район башлыгы “Бергә булдырачакбыз” хәйрия акциясе кысаларында “Семья” приютын ремонтлау барышын контрольдә тота. Бу юлы социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова доклады тыңланды. Ул эшләрнең график нигезендә алып барылуын әйтте.
Рамил Гатиятуллин Баулыда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика буенча уртача суммадан кимрәк җыелуын әйтте. Ул район башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләренә күрсәткечләр яхшырак булган шәһәрләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. Баулылар электрон түләүләр киң кулланылуы белән дә мактана алмый. Билгеле, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен интернет аша дәүләт хезмәтләре порталында яки терминаллар аша түләүчеләр саны елдан-ел арта. Ләкин безнең районда әлеге күрсәткеч башка районнарга караганда кимрәк.
Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар, шул исәптән түләүләрен интернет аша түләүчеләр моның өстенлекле якларын югары бәяли. Чиратта тормыйча, вакытны сарыф итмичә, еш кына комиссиясез газ, ут, телефон, интернет, су, балалар бакчасы өчен түләүләрне, ЮХИДИ штрафларын кертергә була. Район башлыгы шулай ук автотүләүне дә көйләргә мөмкин икәнен әйтте, бу очракта счёттан билгеле бер хезмәт өчен түләү алынып бара. Ул хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга чакырды.
– Кайберәүләр су белән тәэмин итүдәге өзеклекләргә һәм урамнар, ишегаллары кардан тиешенчә чистартылмавына хаклы рәвештә зарлана, – диде Рамил Гатиятуллин. – Тик коммунальчыларның проблемалары бурычлылар аркасында кискенләшүен дә онытмаска кирәк. Шуңа күрә бурычлар белән көрәшне активлаштырырга кирәк.