Мин кулыма китап алам

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

26нчы гыйнвар көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә     1 сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Китапханәдә балалар абонемент һәм уку залы, яңа китаплар, журналлар белән таныштылар.

Китапханәче Насыйбуллина Гөлнур укучыларны китапханә кагыйдәләре, китап фонды белән таныштырды, балалар белән викторина уздырды. Экскурсия укучыларны китаплар белән бүләкләү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International