Йолдызлы сәгать

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

27 - нче гыйнвар көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә балаларны әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыру максаты белән «Йолдызлы сәгать» уены үткәрелде.

Чарада 1-4-нче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары - Нургалиева Рушания, Хусаинова Рәзимә катнашты. Укучыларга алдан өй эше бирелгән иде: визитка әзерләү, исем, девиз, җыр сайлау. Укучылар сәламләү өлешен яхшы әзерләгәннәр. Алар 2 командага бүленделәр: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Уенда дөрес, матур җавап бирүчеләргә- йолдызчыклар бирелде. Уен 7 турдан торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International