Снегоход куркыныч тудырырга мөмкин

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә
Баулыда “Снегоход” профилактика операциясе барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре Гостехнадзорда теркәлмәгән мототранспорт чарасын тоткарлаган.
Гостехнадзорның Баулы районындагы баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Талипов хәбәр иткәнчә, әлеге кешегә беркетмә төзелгән. Шәһәрдә йөргәндә
тоткарланган мототранспорт чарасы штрафстоянкага куелган.
“Снегоход” комплекслы профилактика операциясе 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Инспекторлар дәүләт теркәве, “AI” категорияле тракторчы-машинист
таныклыгы һәм техник карау узуны раслаучы документлар булу-булмауны тикшерә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International