Минем туган көнемдә

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

26 -нчы январь көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсендә балалар язучысы һәм драматург Рафис Корбанга  60 яшь тулу уңаеннан, "Минем туган көнемдә" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

Чара барышында китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балаларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Укучылар Р. Корбанның шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International