Экологик дәрес "Мусор + Фантазия"

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

22 нче гыйнвар көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен "Мусор + Фантазия" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде.

Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балалар өчен ясалган Эко-теремоктагы күргәзмәдә урын алган китапларга күзәтү үткәрде, балаларга аңлаешлы итеп экология сүзенең мәгънәсен аңлатты, 2017 - Экология елы уңаеннан, ел дәвамында, китапханәдә үткәреләчәк чаралар белән таныштырды. Табигатьне саклауда үзләреннән өлеш кертү максатыннан, балалар чүп-чардан төрле матур әйберләр ясадылар һәм бик канәгать калдылар. Китапханәдә гадәти булмаган, "Мусор+Фантазия" дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International