Баулы районы авыл җирлекләрендә елны йомгаклау җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы кичә Исергәп авылында үтте.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин авыл җирлегенә аяк басу белән мәчет бинасына юл алды. Татар халкына хас кунакчыллык күрсәтеп Исергәп мәчете картлары аны икмәк, чәй табыны белән каршы алдылар. Район башлыгының мәчеткә керү вакыты нәкъ ахшам вакыты намазына туры килде. Ул авыл картлары белән бер сафка басып, кичке намазны укыды.
Намаз тәмам булгач, районның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитов район башлыгына Казан шәһәрендә быел гына нәшер ителгән Коръән китабын бүләк итте.
Рамил Гатиятуллин мәчеттән мәктәпкә юл алды. Мәктәп бинасы 2005нче елда төзелеп кулланылышка тапшырылган, анда 93 бала белем ала. Бүгенге көндә мәктәп бинасының түбәсен өлешчә төзекләндерү һәм язгы-көзге кар сулары эреп подвалга керү сәбәпле, нигезен ныгытырга кирәк булачагы ачыкланды.
Район башлыгы бу көнне шулай ук “Бәкер”, “Ибраһимовларның” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында һәм балалар бакчасында булды. Рамил Гатиятуллин крестьян-фермерлык хуҗаларына сөт һәм ит җитештерүчәнлеген арттыру юлларын бергәләп уйларга кирәклеген әйтте. Чөнки “Ибраһимовлар” тәүлегенә бер сыердан 13-14 литр сөт савалар, ә “Бәкер”дә көнлек савым 11-12 литр гына тәшкил итә.
Җыелыш мәдәният йортында үтте. Авыл халкының күпчелеге җыелышка килүне кирәк дип тапмаган, бюджет оешмаларын санамаганда, залда кеше аз иде.
Отчёт докладларыннан соң, халык арасыннан торып бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр, ул да булса ел саен күтәрелүче проблема – суүткәргечтә басым җитәрлек түгел.
– Бүгенге көндә Баулының “Водоканал” оешмасы яхшы гына нәтиҗәләр белән эшли башлады дип әйтә алам. Тиздән барлык 13 авыл җирлегендә булган су мәсьәләсе белән Баулы “Водоканал”ы шөгыльләнә башлаячак. Быел кайбер авыллардагы су проблемасын шулай хәл итәрбез дип өметләнәм, – диде Рамил Гатиятуллин.
Хезмәткә дан