“Әкият бездә кунакта”

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 гыйнвар - бөек франсуз язучысы - әкиятче Шарль Перроның туган көне. Бу уңайдан Томбарлы авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары белән “Әкият бездә кунакта”дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

Балалар авторның кыскача биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Яратып укый торган әкиятләрне кабат искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр. ”Золушка “әкиятен кычкырып укыганнан соң, укучылар “Золушкага ярдәм ит” уены уйнадылар . Уен барышында катнашкан барлык кызлар да балга барырга лаек булдылар, ә бердәнбер малай(принц) кызларга туфлиларын табарга булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International