Баулыда яңа елга багышланган тамаша күрсәттеләр

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында шәһәрнең башлангыч сыйныфларында укучы балалары өчен “Яңа ел, кил” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Чараны Баулы халык “Нур” балалар һәм яшүсмерләр театрына йөрүче 4нче санлы гимназия  укучылары әзерләгән иде.

Яңа ел тамашасы әкият, мультфильм геройлары аша балаларга чын бәйрәм кәефе бүләк итте. Чараны унынчы сыйныф укучылары Аделина Хәмитова һәм Ранил Габидуллин алып барды. Кыш бабай ролендә Идрис Гәрәев, Кар Кызы- Алсу Шәфыйкова, Убырлы карчык - Гөлназ Нәбиуллина, почтальон Печкин - Нәфис Әхәтов булдылар.  Гөлфия Гыйләҗева һәм Айназ Хәмидуллина Куяннар ролен уйнадылар.

- Мин кечкенәдән үк театр артисты булырга хыялланам. “Нур” театрына да берничә ел йөрим. Миңа сәхнә, балаларның кызыксынып безне караулары, кул чабулары ошый, - ди беренче Куян ролендә булган Гөлфия Гыйләҗева.

- Миңа театр ошый, әмма мин төгәл беләм, артист юлын сайламаячакмын. Миңа күбрәк дизайнер һөнәре ошый,- ди икенче Куян ролен уйнаган Айназ Хәмидуллина.

         Чарага килгән укучылар тагын бер тапкыр Кыш бабай алдына утырып шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

- Баулы халык “Нур” балалар һәм яшүсмерләр театры 1999 нчы елда Нур Йосыпов тарафыннан оештырылды. Шул көннән алып безнең театр балалар һәм яшүсмерләр өчен хезмәт итә. Ел дәвамында төрле тематик бәйрәмнәргә үз чыгышларыбызны әзерлибез. Республика бәйгеләрендә дә катнашырга тырышабыз. Шул дәвер эчендә “Нур” театрында уйнаган дистәләгән укучы үз тормышын сәхнә белән бәйләде. Димәк, безнең тырышуыбыз юкка түгел, эшебез дәвамлы,- ди сөенечен яшермичә театрның бүгенге режиссеры Римма Хөсәинова.

         Гимназиянең дүртенче  сыйныфында укучы Әдилә Вахитова һәм Азалия Салаватова быел гына “табадан төшкән” “Яңа ел” дигән җырны башкардылар. Әлеге җыр аларның сыйныф җитәкчесе Лена Русецкая сүзләренә, музыка укытучылары Фәридә Солтанова көй язган уртак иҗат җимеше. Бу җыр яңгыраганда балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

 

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International