Баулы ветераны Рәис Арсланов: “Хәзер дә яшисем килеп яшим!”

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Кичә 90 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны Арсланов Рәис Арслан улы өчен әлеге сүзләр девиз кебек яңгырый. Чөнки безнең белән кыска гына әңгәмә эчендә ул бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлады. 

– Гомерем буе сабыр булдым, авыр эштән курыкмадым, тормыш та мине сынады, әмма барыбер яшәүдән йөз чөймәдем. Киресенчә, кулымнан килгәнчә тырышып яшәдем, район халкына, гаиләмә, туганнарыма файдалы, үрнәкле эшләр башкардым. Мин җитәкче вазыйфасына алынганда, миңа нибары  30 яшь кенә иде әле, – ди ветеран.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәис Арслан улы яхшы хәтер, төгәл даталар белән үзенең тормыш юлын сөйләп тә бирде. Гади эшче булып башлаган хезмәт юлы, тырыш хезмәте аша Баулыдагы авторемонт заводына (“Газспецмашремонт”) җитәкче итеп билгеләнә ул. Гомуми эш стажы 52 ел булса, шуның 29ы әлеге заводта үткән.

Рәис абый җай гына эш темасыннан гаиләсенә күчә. Чөнки гомере хезмәт белән үткән ветеран, өйдә уңай атмосфера булмаса, ир-ат эштә бернинди уңышларга да ирешә алмый дип саный. Ул тормыш иптәше Мәргубә апа белән 46 ел бергә гомер иткән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Балаларым да бик тырыш, районга кирәкле кешеләр булып үстеләр. Бүген минем ун оныгым, унбиш оныкчыгым да бар, – ди горурланып Рәис Арсланович.

– Безнең әти кебек сабыр, тырыш, шул ук вакытта кырыс һәм тәлапчән кешеләр чынлап та сирәктер. Дөресен генә әйткәндә, без бүгенге көндә дә нәрсәгә тотынсак та, аннан киңәш сорамый калганыбыз юк. Ул акыллы, зирәк кеше. Чөнки аның белән киңәшләшмәгән эш барыбер уң булмый, – ди Баулының беренче санлы мәктәбендә директор булып эшләүче кызы Ландыш Кәлимуллина.

Бәйрәме көнендә Рәис Арслановны тәбрик итәргә Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина килгән иде. Алар юбилярга Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының рәхмәт хатын һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International