Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның Яңа ел котлавы
2016 елның 31 декабре, шимбә
Яңа ел белән! Кадерле якташлар!
2016 ел тарихта калып бара. 2017 ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел җиңелләрдән булмаса да, аны без яхшы гына нәтиҗәләр белән төгәллибез. Ул мөһим, кызыклы вакыйгаларга бай булды. Баулы нефтенең 70 еллыгы баулылар өчен генә түгел, бар Татарстан нефть тармагы өчен әһәмиятле вакыйга булды. Без нефтьчеләр династияләре хезмәтләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Чөнки Татарстан нефте тарихы нәкъ менә Баулыдан башланган.
Без узган елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгын үзгә бер хис һәм дулкынлану белән билгеләп үттек. Без сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән хаклы төстә горурланабыз.