Бәйрәм чаралары музыкаль залда зур төркем балаларының кечкенә төркемнәргә әкият күрсәтүе, уеннар уйнау белән дәвам итте. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме хезмәткәрләргә һәм ата-аналарга бәйрәм концерты бүләк итте.
Кунаклар бакчабыз тормышы, тәрбия һәм белем эшчәнлеге белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга уңай җаваплар алды.
Бәйрәм белән сине, бакчабыз! Яңадан – яңа үрләр яуларга язсын сиңа!