Баулы район ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 30 туу турында акт теркәлде

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 30 туу турында акт теркәлде.  Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10% ка күбрәк. Туган балаларның  12 сы  малайлар, 18- кызлар. 15 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 5- өченче  булып туды.


Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар. Мәсәлән, октябрь аенда малайларга Әмирхан,Сөләймән, Ибраһим дигән исемнәр кушылды, ә кызларга – Ясмина, Самира, Рамина дигән  исемнәр бирделәр.
Октябрь аенда ГХАТ бүлегендә 16 язылышу турындагы акт, 15 – аерылышу турындагы акт, 3 – баланың атасын билгеләү турындагы, 1- исем алмаштыру, 40  - үлү турындагы актлар төзелде,  33  кабат таныклык, 75  справка бирелде, 7 актка  төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы гариза каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International