Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 27 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Яшьүсмерләр үзләренең беренче паспортларын Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина кулыннан алдылар.