Баулы ГХАТ бүлегендә 300- нче бала теркәлде

2016 елның 7 октябре, җомга

Баулы ГХАТ бүлегендә 300 нче бала теркәлде. Ул Айдар һәм Айгөл Хәниповлар  гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Әлим дигән исем бирделәр. Бу мөсөлмән исеме “зирәк”, “акыллы”, “укымышлы”, “белемле”, “тәҗрибәле” мәгънәсен аңлата.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова бәхетле әтине җылы котлады, баланың беренче документын – туу турындагы таныклыкны тапшырды һәм яңа купюралар  сайлауда катнашырга чакырды. Айдар Нурмехәмәт улы  Казан өчен тавыш бирде.

Ихлас күңелдән Хәниповлар гаиләсен  котлыйбыз, улларының сәламәт, акыллы булып үсүен телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International