Баулы район ГХАТ бүлегендә агымдагы елгың 9 аенда 297 туу турында акт теркәлде

2016 елның 7 октябре, җомга

Баулы район ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 9 аенда 297 туу турында акт теркәлде.  Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4% ка күбрәк. Туган балаларның  166 сы  малайлар, 131- кызлар. 96 бала гаиләдә беренче булып, 122 – икенче, 57- өченче, 22- дүртенче  булып туды. Биш бәхетле гаиләдә игез балалар туды. Аларга  Хәсән һәм Хөсәен, Язилә һәм Данияр, Самир һәм Радмир, Самир һәм Самат, Елизавета һәм Степан исемләре бирелде.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда малайларга Таир, Тимерхан, Степан дигән исемнәр кушылды, ә кызларга – Мия, Есения, Елизавета дигән  исемнәр бирделәр.
Тугыз айда ГХАТ бүлегендә 115 язылышу турындагы акт, 82 – аерылышу турындагы акт, 43 – баланың атасын билгеләү турындагы, 12- исем алмаштыру, 1-уллыкка алу турындагы,  369  - үлү турындагы актлар төзелде,  464  кабат таныклыклар, 964  справка бирелде, 106 актка  төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы гаризалар каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International