”Яшиселәр килеп яшәргә”

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан,Томбарлы авыл мәдәният йортында ”Яшиселәр килеп яшәргә” дип исемләнгән чара оештырылды

. Бәйрәмне мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп оештырды. Китапханәдә бу темага  китап күргәзмәсе  ясалды, өлкән яшьтәге китап укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде. Китапханәдә эшләп килүче “Әкият дөньясында”  клубына йөрүче балалар, Ф.Яруллинның “Төлке белән бүре” пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Эчтәлекле, матур концерт караганнан соң, бәйрәм  чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунаклар узләре дә җырладылар,биеделәр,рәхәтләнеп куңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International