Матвеевлар гаиләсендә ике бәйрәм берьюлы

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьнең нәкъ уртасы Алексей һәм Мария Матвеевлар гаиләсе өчен иң бәхетле көн. Чөнки 2012 елның 15 сентябрендә аларның олы кызлары Оля туган булса, бу елның 15 сентябрендә кече кызлары Олеся дөньяга килде.

Баулы ГХАТ бүлегендә 290 – нчы туу турындагы акт төзелде һәм бәхетле әти-әнигә Олесяның туу  турындагы таныклыгы тапшырылды.

 Матвеевлар  гаиләсен ике бәйрәм – кызларының туган көннәре белән котлыйбыз һәм  бәхетле гаилә булуларына ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International