Баулыда 4- нче булып туган балалар саны арта

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Баулы районында 4- нче булып туган балалар саны арта. 2015 елда 4-нче булып  7 бала туган булса, агымдагы елда  ул сан 20 тәшкил итә.  Бу хөкүмәтнең яшь гаиләләр өчен  юнәлтелгән программаларының нәтиҗәсе булып тора.

Покров Урустамак авылында яшәүче Андрей һәм Ирина Золотаревлар гаиләсендә дә 4-че бала туды. Өч ул тәрбияләүче гаилә кызлары Есения тууына бик шат, әлбәттә.

Золотаревлар гаиләсе хөкүмәт програмасы  буенча бушка бирелгән җирдә ана капиталына йорт бетергән. Даниэль, Герман һәм  Богдан абыйлары бәләкәч Есениянең бала туу йортыннан яңа  өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

Без Золотаревлар  гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз, балаларын бәхетле гаиләдә тәрбияләүләрен  теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International