Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенеч пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Олег һәм Татьяна Кошкиннар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Елизавета һәм Степан дигән исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды.