Бу хакта район башлыгы Рамил Гатиятуллин дүшәмбе киңәшмәсендә әйтте. Урлашу очраклары көннән-көн күбәя.
Легаль булмаган алкоголь продукциясе тоткарлану, 2000нче елгы баулылыда үсемлек чыгышлы матдә табылу, Ык буеннан унынчы модель ВАЗ машинасын урлау очраклары турында Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге начальнигы Руслан Лавров хәбәр итте.
– Соңгы вакытта районда милек урлау буенча җинаятьләр арта бара. Авыл җирлекләрендә эшләүче халык дружиначылары полициянең участок вәкаләтлеләренә ярдәмгә килсәләр яхшы булыр иде, – диде Руслан Лавров.
Рамил Гатиятуллин эчке эшләр бүлеге начальнигы сүзен хуплап:
– Әйе, районда җинаятьчелек бермә-бер арта. Бары җәмәгатьчелек ярдәме белән генә җинаятьчелекне киметергә мөмкин. Шуңа күрә дә халык дружиначыларына өмет зур, – дип фикерен белдерде район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев мәгълүматы буенча, игеннәрнең 63 проценты урып-җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 18,3 центнер тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү, туфракны эшкәртү дәвам итә.
Эшлекле киңәшмәдә шәһәрдә асфальт, ком-таш катнашмасы салу тулы көченә бара дип хәбәр ителде. Яңа уку елына кадәр шәһәрдәге барлык җәяүлеләр юл кичүләре яңартылачак.
Шулай ук киңәшмәдә Шәһәр көненә әзерлек, “Яңарыш” фондына акча күчерү турында сүз барды.
Хезмәткә дан