Ел саен Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу режим 15 нче апрельдән 20нче октябрьгә кадәр билгеләнә.
Статистика күрсәткәнчә, урманнарда чыккан янгыннарның 99 проценты кеше факторына бәйле. Янгыннарга каршы режим вакытында урман массивлары янында чүп үләннәрен, корыган агач ботакларын, утын ягу катгый рәвештә тыела, машина белән урманнарга керүгә дә чик куела.
- “Баулы урман хуҗалыгы” ел саен 50 чакрым озынлыгында урман буйларында янгынга каршы полосалар ерып чыга, 200 чакрым полосаларны яңартабыз, - диде “Баулы урман хуҗалыгы” җитәкчесе Илфар Фазуллин. -Ике патруль машина көн саен урманнарга рейдка чыга. Янгын куркынычсызлыгы, аларны булдырмау хакында халык арасында аңлату-агитация эше алып барабыз, памяткалар таратабыз. Янгын куркынычсызлыгы бозган гражданнар 1-1мең 500 сум күләмендә, ә югары дәрәҗәдәге режимны бозган очракта 4-5 мең сумга кадәр административ җәза-штрафка тартылырга мөмкин. 2010нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасының урманнары территориясендә зур янгыннарның теркәлмәве бик сөенечле хәл. Димәк, урман хуҗалыгында эшлләүчеләр үз вазыйфаларына җаваплы карый, тиешле эшне вакытында башкара.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Баулы урманнары территориясендә янгын чыгу куркынычының дәрәҗәсе 4нче класс тәшкил итә.
Хезмэткэ дан