Баулы районыннан биш авыл имамы махсус дини белем алачак

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген бу хакта Баулының “Өмет” мәчетендә узган имамнар җыелышында сөйләделәр.

Аена бер тапкыр имамнар түгәрәк өстәл артына җыелып алда торган мәсьәләләрне бергәләп  хәл итәләр. Бүгенге утырышта Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм көньяк- көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.

Бүгенге көндә районның авыл җирлекләрендә 11 мәчет бар. Авыл мәчетләреннән килгән имамнар мәчетләрдә халык белән эшләү, Рамазан аенда үткәрелгән бәйрәм чаралары турында сөйләделәр һәм үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр.

- Кызылъяр авылында соңгы елларда балалар, яшьләр өчен дин дәресләре уза, авылыбызда дингә тартылучы, аның белән кызыксынучы  яшьләр байтак. Быел җәй айларында да кызлар һәм малайлар өчен рухи сәламәтләндерү үзәге ягъни лагерь оештырдык. Атна дәвамында балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирдек, пәйгамбәрләр тарихы турында сөйләдек, вәгазьләр уку белән беррәттән төрле уеннар оештырылды. Балаларга бик ошады.

Бәйрәмнәрдән тыш тагын мәчет янына пристрой (янкорма) төзүне планлаштырабыз. Ул тиздән тормышка ашар дип өметләнәбез. Әлеге төзелешне башлау нияте хакында халыкка авыл Сабантуе көнне җиткергән идек, ярдәм итәргә әзер кешеләр дә барлыкка килде, - диде Кызылъяр мәчетендә өч елдан артык имам-хатыйп вазыйфаларын үтәүче  Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов.

Имамнар җыелышы барышында башкарылган эшләр белән беррәттән көн үзәгендә торган проблемаларга да чишелеш эзләнде. Мәсәлән, бүгенге көндә “Өмет” мәчетендә мәетханә төзү зур чыгымнар сорый.

-Төзелешне тизләтү өчен халык та үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм, без дә үз кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышырбыз, - диде Миннефоат Хәсиятуллин.

- Республика буенча сигез йөздән артык имам вазыйфасын башкарган кешеләрнең махсус белеме юк. Бүгенге көндә имамнарны укытырга, белемле итәргә дигән тәлап куелды, - диде Марат хәзрәт Мәрданшин.

Түгәрәк өстәлгә җыелган имамнарга ул тормыштан алынган берничә мисал китереп, белемле, зыялы булуның динне саклап калуына дәлилләр китерде.

- Бүгенге яшьләребез дин белән кызыксынмый түгел. Мәсәлән, берәү үзен кызыксындырган сорауны бирде ди. Ә сез тулы итеп җавап тапмадыгыз. Әлбәттә, ул үзен кызыксындырган сорауны интернеттан яки башка чыганактан эзләп табачак. Әмма аңа дөрес, ислам кануннары буенча җавап бирелә дип кайсыбыз өзеп әйтә ала соң? Менә кайбер илләрдә ислам исеме белән төрле дингә сыймаган гамәлләр кылып йөрүләр дә, белемле имамнар, укытучылар җитмәгәннән килә дип саныйм. Шуңа күрә белем күтәрү беркемгә дә комачау итмәс дип уйлыйм, - диде Марат хәзрәт Мәрданшин.

Утырыш азагында Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсеннән  Баулыга укытучылар килеп елына өч тапкыр ике атна дәвамында читтән торып дәресләр бирәчәк дип хәл иттеләр. Имамнарга дүрт ел укырга туры киләчәк.

 

Хезмәткә дан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International