Кул эшләренә булган осталык, түземлелек һәм маһирлык Әлфия ханыма әбиләреннән һәм әнисеннән күчкән. Ул чиккән һәр картинаның кечкенә генә матур тарихы бар.
- Чигү эшләре тормыш авырлыклары белән күзгә-күз очрашкан мизгелдә, авыр минутларда минем өчен иң яхшы дәва. Башкаларга да шуны киңәш итәр идем. Тормышта төрле хәлләр була. Минем дә авыр вакытларым булды. Әмма мин бауга да, аракылы рюмкага да үрелмәдем. Җаным, тәнем һәм бар булмышым белән кул эшләренә тотындым. Нәтиҗәсе бар кешене сөендерерлек, - ди Әлфия апа.
Чынлап та, аның кулы чиккән картиналар алма, гөлләр бакчасын хәтерләтә. Фатирына ямь бирә.
Баулының туган якны өйрәнү музеенда үткәрелгән картина күргәзмәләрендә аның картиналары да зур урын алып, һәркем күңеленә матурлык бүләк итә.
Кул остасы Әлфия Мәҗитова турында тапшыруны 25 июль дүшәмбе көнне 19.00 сәгатьтә Баулы телевидениесендә карый аласыз.
Хезмэткэ дан