Бер гаиләдә икесе дә хөкүмәтнең югары бүләкләренә бер ничә кат лаек булган гаиләләр районда гына түгел, ил күләмендә бик сирәк күренеш. Фидакәр хезмәте өчен Низаметдин Фаттах улы 1973 елны Хезмәт Кызыл байрак ордены белән, 1976 елда – Ленин ордены белән бүләкләнгән. 2001 елны ул “Татарстанның атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Наҗия Харрас кызы 1971 һәм 1976 елларда Хезмәт Кызыл байрак ордены белән, 1986 елны – Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә алар икесе дә хезмәт ветераннары.
Низаметдин абый белән Наҗия апа 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары, 1 оныкчыклары бар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова юбилярларны котлап Мактаулы гаиләләр теркәлгән китапка кул куярга чакырды.
Муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин юбилярларны җылы котлап Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәхетле парны котларга балалары, туганнары, хезмәттәшләре дә килгән иде. Гөлия Закирова һәм Фәнзия Галлямутдинова башкаруындагы җырлар бәйрәмне тагын да бизәде.