Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Укучылар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Кутуев Илназ М.Җәлилнең “Катыйльгә”, Сабитова Әдилә “Кичер илем”, Саттарова Алсу “Ышанма” шигырьләрен сөйләп киттеләр.Кичә барышында укучылар шулай ук мәшһүр “Моабит дәфтәрләренең” туган илгә кайту тарихы, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
bavly-cbs.ru