Баулы шәһәрендә күп балалы гаиләләр саны бергә артты. Рөстәм Әзгәм улы һәм Кадрия Габдрахман кызы Гәлиевлар гаиләсендә өченче булып кыз бала туды, аңа Дилназ дигән исем бирелде. Дилназ - “назлы күңел” дигән мәгънәне аңлата. Бу тату гаиләдә Айзирә һәм Дилбәр исемле ике акыллы кыз тәрбияләнә иде инде.
Рөстәм Әзгәм улы туу турындагы акта кулын куйды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова бәхетле әтине котлап, баланың беренче документын – туу турындагы таныклыклы тапшырды.
Дилназның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.