Хокук белем мәктәбе.

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

29 гыйнварьда Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы  дәресе уздырылды.  “Гаилә тормышы нигезләре” темасана багышланган дәресне  ГХАТ бүлеге хезмәткәре А.Ахметова алып барды. 10 сыйныф укучылары  белән очрашуда  никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды, балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International