“Яшьлек хатирәләре” диеп исемләнгән чарага шагыйрьнең иҗатташ дуслары, “Баулынефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Чулпан Фәткуллин, тарихчы Виталий Козлов һәм дуслары чакырылган иде. Күп санлы шигырьләр, очерклар авторы Фикия Мәҗит кызының балачагына, гаиләсенә, балаларына һәм яраткан һөнәре – нефтьче һөнәренә багышланган яңа иҗат җимешләре яңгырады.