Һәлакәтләр сәбәбе – тизлекне арттыру.
25 август көнне Баулы-Октябрьский юлында КамАз һәм ВАЗ-2105 транспорт чаралары бәрелеште. Һәлакәт сәбәбе – тизлекне арттыру. ВАЗ-2105 машинасы белән Урыссу эшчеләр поселогында яшәүче идарә иткән, ул төрле тән җәрәхәтләре белән Баулы хастаханәсенә тапшырылган.
28 август көнне Баулы шәһәренең Энгельс урамында һәлакәт булды. Тизлекне арттырганга ул электр баганасына барып бәрелгән. Машина пассажиры Баулы хастаханәсенә җиткерелгән.
Өченче һәлакәт 30 август көнне Баулы-Потап-Томбарлы юлында булды. ВАЗ машинасы белән идарә итүче тизлекне арттырып каршы юлга чыкты. Аннары кюветка чыгып агачка бәрелгән. Егет авыр хәлдә хастаханәгә җиткерелгән.