Баулы районының Потап-Томбарла авылында беренче сыйныфка 9 бала килде. Нәкъ алар өчен мәктәптә капиталь ремонт ясалды.
Укучылар алдында авыл җирлеге башлыгы Александр Килячков чыгыш ясады:
- Яңа җиһазларга, әсбапларга хәсиятле карарга, бозмаска, - диде ул балаларга.
Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин укытучыларны һәм кече Ватаннарын онытмаска чакырды.