Эшмәкәр Дамир Сираев күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү максаты белән эшкә өч кешене җәлеп иткән. Алар белән хезмәт саклау кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелмәгән, шул санда биеклетә эшләр өчен иминләштерүче билбау да бирелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәсе буенча прокуратура Сираевка карата административ хокук бозу турында эш кузгатты. Материаллар белән бергә карар ТРның Дәүләт хезмәт инспекциясенә юнәлгән.