Баулы яшьләре инициативасы буенча шәһәребездә төнге футбол лигасы узачак

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Баулыда төнге футбол лигасын оештырыру идеясы спортчы Айрат Шамсуаровка килде. Беренче уен кичә кичен 1нче мәктәпнең ишегалдындагы спорт мәйданында узды. Ярышларны ачыр өчен Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин килде. Уенда  «Восточка» һәм Васькино авылыннан төркемнәр катнашты. Уеннар мини-футбол кагыйдәләре буенча узалар, төркемнәр 15 минутлап уйныйлар. Нәтиҗәдә васькинлылар аскы Баулы төркемен җиңделәр.

Футбол лигасы атнадан ары дәвам итәчәк. Аннары нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International