2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы булып игълан ителде. Әлеге программа кысаларында Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге Татарстан урамы буйлап Нефтянниклар проспекты төзелеше бара. Скверда җәяйле йөрүчеләр, ял итүчеләр өлеше булачак. Эскәмияләр, фонарьләр һәм чүп савытлары белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук агачлар, куаклар һәм чәчәклекләр утыртуы көтелә.
Ә хәзер сезнең яңа парк төзүдә катнашырга уникаль мөмкинчелегегез бар! Үз идеяларыгызны, креатив проектларыгызны тәкъдим итегез. Сезнеңчә, яңа парк нинди булырга тиеш? Анда тагын нәрсә күрергә телисез? Сезнең тәкъдимегезне көтеп калабыз. Иң кызыклы идея авторын бүләк көтә, һәм, иң мөһиме – җиңүченең идеясын тормышка ашыру!