Россиядә “Интернетка рәхмәт” бәйгесе старт алды. Бәйгегә катнашырга компьютерда һәм интернетта эшләргә мөстәкыйль өйрәнгән һәм шәхси курслар үткән 50 яшьтән өлкән гражданнар чакырыла.
Бәйге эшләре 1 октябрьгә кадәр www.azbukainterneta.ru сайтта кабул ителә, нәтиҗәләр Russian Interactive Week 2015 булачак.
Бәйгедә катнашыр өчен сайтта гариза язуы зарур. Шулай ук фотосурәт һәм бәйге эшен – эссе җибәрүе кирәк. Номинацияләр: “gosuslugi.ru порталы: кыен мәсьәләне гади чишү”, “Интернет – минем дустым һәм ярдәмчем”, “Виртуаль аралашу”.