Шулай итеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре Мәскәүне Чиләбе белән тоташтыра торган М-5 юлының 1261 нче чакрымында ВАЗ 211440 автомобилен тикшергән вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән 4 тартма хәмергә тап булды.
З. дигән гражданин үзенең йөгенә нинди дә булса документлар күрсәтә алмады. Шул сәбәпле 52 шешә коньякны хуҗасыннан алырга туры килде. Әлеге гражданинга карата бу факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Контрольлек итүче барлык органнарның 06.03.2015 ел, №10 ТРЗ ТР Законы таләпләрен үтәү буенча уртак чаралар үткәрүдәге тырышлыгы нәтиҗәсендә башка төрле хокук бозулар да ачыклана. Әнә 2015 елның 9 июлендә Баулы шәһәрендә хосусый эшмәкәрнең «Камила» кибетендә, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмыйча, сыра сатуга юл куелганлыгы да билгеләнде.
Алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату өлкәсендә административ хокук бозуларны булдырмау максатыннан тиешле эшчәнлек өлкәсендә закон нормаларын үтәүне сорыйбыз.