Бүген Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасын ябу тантанасы уздырылды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.
27 июньнән 13 июльгә кадәр Казанда уздырылган олимпиадада Татарстан Республикасыннан 30 команда, Кырым Республикасының Бакчасарай районы һәм Казакъстан Республикасы командалары катнашты. Татарстан данын Тәтеш, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Баулы, Балтач, Теләче, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары яклады.