Кичә, 10 июль көнне ТРның сәламәтлек саклау министрлыгында коллегия утырышы узды. Чарада Ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүен оештыруда уңышларга ирешкән өчен Баулы хастаханәсе диплом белән бүләкләнде. Баулы хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеевка әлеге дипломны ТРның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тапшырды.